Самара өлкәсендә балалар хирургы Абдулхак Хәсәнҗанов вафат булган
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). 26 октябрьдә Самара өлкәсенең Н. Н. Иванова исемендәге балалар клиник хастаханәсенең хирургия бүлеге мөдире, Самара өлкәсенең әйдәп баручы балалар хирургы, Россия сәламәтлек саклау отличнигы Абдулхак Хәсәнҗанов каты авырудан соң вафат булган. Бу турыда Самара өлкәсенең «Дуслык» төбәк иҗади-иҗтимагый җәмгыяте сайтында хәбәр ителә.
Ул гомере буе педиатрия хезмәтенә һәм кечкенә пациентларына тугры булды. 41 ел эшләү чорында меңләгән операция ясаган һәм меңләгән балалар гомерен саклап калган. Ул хезмәттәшләре арасында зур абруйга ия, берничә буын балалар хирургы әзерләгән, алар белән белемен һәм тәҗрибәсен уртаклашкан, дип яза «Дуслык» сайты.
Абдулхак Хәсәнҗанов вафаты сәбәпле, Самара өлкәсенең «Дуслык» төбәк иҗади-иҗтимагый җәмгыяте аның туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу белдерә, диелгән хәбәрдә.