Төмән өлкәсендә күмәк намаз укуны тыйдылар
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус сәбәпле, Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте төбәк мәчетләрендә күмәк намазларны туктатырга карар итте. Бу турыда «Интерфакс» хәбәр итә.
Аерым алганда, эпидемиологик вазгыять сәбәпле, күмәк намазлар 7 ноябрьгә кадәр туктатылган. Шул ук вакытта мәчет хезмәткәрләре биш тапкыр намазны үзләре генә укыячак.
Мөселманнарга никах, исем кушу, мәҗлесләр үткәрүдән тыелып торыга киңәш ителә. Ә җеназа намазларын аз кеше катнашындагы үткәрергә рөхсәт ителә.
«Якшәмбе мәктәпләрендәге дәресләр онлайн-режимга күчерелгән», диелгән хәбәрдә.
Төмән өлкәсендә пандемия башланганнан алып, COVID-19 йоктыруның 13 меңгә якын очрагы расланган. Бу чорда 8,4 меңнән артык кеше терелгән, 60 пациент үлгән.