Рәшит Әхмәтовка вафатыннан соң «Роза мира» Халыкара алтын медале тапшырылды
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген «Звезда Поволжья» газетасының баш мөхәррире булып эшләгән мәрхүм Рәшит Әхмәтов истәлегенә Милләт йортында Коръән ашы узды. Дөнья мәдәнияте институты (ЮНЕСКО) ректоры Энгель Таһиров аның улына «Роза мира» Халыкара алтын медален тапшырды. «Югалткан кешеләрнең бәясен белү өчен йөз ел вакыт кирәк. Рәшиткә бәя бирү әле башланды гына. Үз вакытында авызыңны ачып рәхмәт әйтә белү безнең традициядә юк. „Роза мира“ медале Рәшит Әхмәтовка үз вакытында бирелми калды. Шушы бүләк Рәшит Әхмәтов исемендәге музей ачылуга бер этәргеч булыр», — диде ул бүләкне улы Руслан Әхмәтовка тапшырып. Рәшит Әхмәтовка заманча журналистикада, фәнни-публицистик «Звезда Поволжья» газетасын чыгаруда эшләнгән интеллектуаль-гражданлык-әхлакый батырлыгы, шулай ук кешелеклелек, толерантлык, халыклар, мәдәниятләр, цивилизация идеяләрен һәм кыйммәтләрен раслауга зур өлеш керткәне өчен «Милләтнең алтын руносы» номинациясендә «Роза мира» Халыкара алтын медале бирелде. «Безнең барлык ышаныч синдә, Руслан. Музей ачылыр дип уйлыйбыз. Шушы медаль музей ачылсын өчен этәргеч булыр», — диде Энгель Таһиров. Руслан Әхмәтов, бүләкне кабул итеп, рәхмәтен белдерде.