Коронавирус белән авырган балаларның сәламәтлегенә нинди зыян килүе билгеле
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус авыруын кичергән балаларны аеруча күзәтергә кирәк. Россия педиатрлар берлегенең Башкарма комитеты рәисе Ләйлә Намазова-Баранова әнә шундый фикер белән уртаклашты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Белгеч сүзләренчә, тикшеренүләр коронавирус белән авырган балаларның 30 процентында когнитив функцияләрнең кимүендә күзәтелә. Хәтта авыру симптомсыз үтсә дә, ди табиб. Моннан тыш, урологлар мәгълүматлары киләсе буыннарның фертильлек проблемалары турында сөйли. Шуңа күрә балигъ булмаган пациентлар һәрвакыт күзәтү астында булырга тиеш, ди табиб.
«Теләсә кайсы формада коронавирус авыруын кичергән балаларны күзәтү мәҗбүри», — дип билгеләп үтте ул.