Оперштабта коронавирус очраклары иң акрын темпларда арта торган төбәкләрне атадылар
(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Чукот автономияле округында бер тәүлек эчендә коронавирус йоктыручылар саны бөтенләй артмаган, ә иң түбән темп (0,4 процент) Чечня Республикасында теркәлгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән хәбәр итә. «Бер тәүлек эчендә үсеш темплары иң түбән булган субъектлар: 1.Чукот автономияле округы — 0 процент, 2. Чечня Республикасы — 0,4 процент, 3. Мәскәү өлкәсе, Чувашия Республикасы, Дагыстан Республикасы, Татарстан Республикасы — 0,6 процент», - диелә хәбәрдә.