Пенза өлкәсенең Сура шәһәре мөселманнары мохтаҗларга бушлай икмәк тарата
(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Пенза өлкәсенең Сура шәһәре мөселманнары мохтаҗларга бушлай икмәк тарата башлаган. Бу хакта Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Сура шәһәренең Ленин урамында урнашкан кибетләрнең берсендә мохтаҗларга һәм пенсионерларга икмәк, күмәч өләшү хәйрия акциясе бара. Имам Йосыф хәзрәт Бибарсов акциянең бер ел элек башланганын әйтә. «Кайвакыт гади ризыкның, бер телем ипинең дә кадерен белмибез. Тик шуны истә тотарга кирәк: җирдә әле һаман да каткан икмәкне дә зур ризык дип санаучылар бар, аларның башка ризыгы юк. Беренче мөселманнар бик тыйнак яшәгән, еш кына аларның өстәлендә хәтта иң гади ризык та булмаган. Алар ипигә зур хөрмәт белән караган — Аллаһы Тәгаләнең һәр бүләге өчен шөкер итәргә кирәк. Хәдисләрдә ипигә хөрмәт турында әйтелә: кем икмәккә хөрмәт белән карый, Аллаһ аны зурлый», — диелә бу хәбәрдә.