Оператив штаб Covid-19 аркасында Россия чикләрен ябуны киңәш итәргә җыенмый
(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус белән авыру очракларының артуына карамастан, оператив штаб башка илләр белән элемтәләрне туктатырга киңәш итмәячәк. Бу хакта «Известия» яза.
«Оператив штаб чит ил дәүләтләре белән чикләрне ябарга киңәш итүне планлаштырмый», - дип хәбәр иттеләр штабта.
Covid-19 пандемиясе аркасында март ахырында Россия Халыкара авиаэлемтәне туктатты. 1 августтан Бөек Британия, Төркия һәм Танзания белән авиаэлемтә өлешчә яңартылды. 3 сентябрьдә Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Мальдивка очышларны яңарту турында боерыкка кул куйды.
Аннары Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан һәм Көньяк Корея белән авиаэлемтәне яңарттылар. 13 октябрьдән Панама россиялеләр өчен үз чикләрен ачты.