Казанның Константиновка бистәсендә автосервиста янгынны сүндереп бетергәннәр
(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның Константиновка бистәсендә автосервиста янгын сүндерелгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бүген иртән янгын Тынычлык урамында 2 мең квадрат метр мәйданлы металл ангарда (техник хезмәт күрсәтү станциясе) чыккан. 67нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре көндезге сәгать уникенчедә башта утны туктаканнар, аннан соң янгынны тулысынча сүндерә алганнар.
Көчле төтен таралу сәбәпле, янгын мәйданы әлегә ачыкланмаган.
Һәлакәт нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән. Янгын чыгу сәбәпләре билгеләнә.
Элегрәк «Татар-информ» иртән Константиновка бистәсендә шиномонтаж януын хәбәр иткән иде.