Татарстан белгече коронавирустан үлем очракларын арттыра торган сәбәпләрне әйте
(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Коронавирус авыруының катлаулы формада булуы һәм озак вакыт дәвамында табибларга мөрәҗәгать итми тору, яңа коронавирус инфекциясеннән үлү ихтималын арттыра. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә шундый фикерен әйтте.
«Мин субъектив җавап биреп карыйм. Коронавирусның авыр формалары бар. Кайбер кешеләр температурасы озак вакыт дәвамында югары булганда да табибларга мөрәҗәгать итми. Авырулар бу вакытны өйдә уздыра. Аннары пациентны авыр хәлдә хастаханәгә җибәрәбез. Кызганычка, бу пациентлар өчен һәрвакытта да имин тәмамланмый», — диде спикер.
Табибларга мөрәҗәгать итмәү Covid-19 инфекциясеннән үлем очракларына аз дәрәҗәдә йогынты ясый. Нигездә, коронавирус авыр форма узу үлем очракларын арттыра, дип аңлатты белгеч.