Дамаск мөфтие һәлак булу сәбәпле, мөфти Равил Гайнетдин кайгы уртаклашты
(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин Дамаск мөфтие шәех Мөхәммәд Әднән Әл-Әфьюни һәлак булу сәбәпле, кайгы уртаклашты. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.
«Россия Федерациясе Мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөфтиләре советы һәм шәхсән үз исемемнән мөфти шәех Мөхәммәд Әднән Әл-Әфьюни һәлак булуга бәйле рәвештә, якыннарының кайгысы уртаклашам. Бу күңелсез хәбәрне тирән кайгы итеп кабул иттек. Аллаһы Тәгалә хөкеменнән башка бер кешене үтерү кешелекне үтерүгә тиң, Россия мөселманнары исеменнән үтерүчегә нәфрәт белдерәбез», — ди мөфти.
Равил Гайнетдин Аллаһы Тәгаләдән мәрхүмнең барлык туганнарына һәм якыннарына түземлек һәм сабырлык бирүне сорап дога кылуын әйтә. "Югалту хәсрәтен дөнья мөселман өммәте белән бергә уртаклашабыз», диелгән РФ мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе мөфти Равил Гайнетдинның кайгы уртаклашу хәбәрендә.