Казанда битлек киюне үтенгән автобус кондукторына һөҗүм иткәннәр
(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Казанда автобуста кондуктор ике кешегә битлек киюләрен үтенгәч, алар аңа һөҗүм иткән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Автотранспорт ассоциациясе рәисе Сергей Темляков хәбәр итте. «Восстание разъезды» тукталышында автобуска өч ир-ат утырган. Алар битлексез булган һәм кондуктор алардан битлек киюләрен сораган. Ир-атлар аның гозеренә колак салмаган. Ул чакта кондуктор кагыйдә бозучыларның автобустан чыгуларын сораган, тегеләре баш тарткан. Автобус туктаган һәм инструкциядә күрсәтелгәнчә экипаж полиция чакырткан. Ир-атлар үзләрен әдәпсез тота башлаган. Тоткарлау өчен юлны бүлгән кондукторга һөҗүм итеп, ир-атлар качкан. Кондуктор имгәнгән. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре тикшерү алып бара. «Кондукторлар бүген коронавирус йогышын профилактикалауда алгы сызыкта тора. Алар - кемнеңдер әнисе, кемнеңдер әтисе, кызы, абыйсы. Битлек кию үтенече - кондукторның үз теләге түгел, бу Роспотребнадзор таләбе. Эш урынында кондукторны кыйнау әхлаксызлык!»—диде Сергей Темляков. Октябрь башыннан битлек кию үтенечен җиткергән кондукторларга казанлылар биш тапкыр йодрык белән ташланган. Кондукторларга ике тапкыр ярдәмгә пассажирлар килә, тагын ике очракта ярдәм итүче булмый, кондукторлар гематома ала. Транспорт ассоциациясе ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Артем Хохориннан закон бозучыларны җәзага тартуны сорады.