123ru.net
World News in Tatar

Татарстан мөфтие Иваново Җәмигъ мәчетендә җомга намазын үткәрде

08
Татарстан мөфтие Иваново Җәмигъ мәчетендә җомга намазын үткәрде

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Бүген, рабигыль-әүвәл аеның 6 нчы көнендә, (23 октябрьдә) Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин Иваново Җәмигъ мәчетендә җомга намазын үткәрде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Камил хәзрәткә ияреп Иваново мәчетенә җыелган 1000гә якын мөселман җомга намазы укыды. «Иваново мөхтәсибәте» «Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте» Үзәкләштерелгән дини оешмасы 2013 елда теркәлгән. Җәмигъ мәчете Иваново шәһәрендәге бердәнбер мәчет булып тора. Өлкәдә барлыгы 6 мәчет бар.  Җомга намазыннан соң Камил хәзрәт Ивановодагы Милләтләр йортына юнәлде. Анда ТР мөселманнары Диния нәзарәте әзерләп бастырган «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасын тәкъдим итү чарасы узачак.

Светские новости

Комментарии для сайта Cackle

Слухи, сплетни...








Новости Москвы на Moscow.media


Все города России от А до Я

123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.