Татарстанда ял көннәрендә яңгырлы һәм салкын һава торышы саклана
(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда киләсе ял көннәрендә яңгырлы һәм салкын һава торышы саклана. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фараздан күренгәнчә.
Иртәгә, 24 октябрьдә, республикада урыны белән яңгырлар явачак. Кайдадыр томан булырга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан талгын җил исәчәк. Һава температурасы төнлә 0дән 5 градуска кадәр, көндез 7дән 12 градуска кадәр булачак.
Якшәмбе, 25 октябрьдә, яңгыр явачак. Төнлә +1дән +6 градуска кадәр, көндез +4 тән +9 градуска кадәр җылы, дип билгеләп үтә синоптиклар.