123ru.net
World News in Tatar

Лениногорск районының Тимәш авылында өч федераль программа гамәлгә ашырыла

085
Лениногорск районының Тимәш авылында өч федераль программа гамәлгә ашырыла

(Лениногорск, 23 октябрь, «Татар-информ», «Заман сулышы» ). Лениногорск районының Тимәш авыл җирлегендә өч федераль программа гамәлгә ашырыла. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Өч федераль программаның берсе — авылда тротуар төзелеше. Авыл халкы җыеннарда да тротуар төзү мәсьәләсен гел күтәрде. Үзәк урамда бигрәк тә куркыныч иде. Әлеге урамда тротуар салынды. Хәзер Киров һәм Утыз Имәни урамнарында ясалачак. Киров урамында мәктәп һәм балалар бакчасы урнашкан. Мәктәп территориясеннән үк тротуар төзелеше башланып, балалар бакчасына кадәрге ара белән тоташтырылачак. Киров урамыннан узып баручы Әминә Сәлимгәрәеваны туктатып, фикерен дә сораштык. «Авылда эшләр эшләнеп тора. Әйе, менә бу урамга тротуар җәяләр. Әйбәт булачак, юл кырыеннан барырга куркыныч бит, машиналар да күп йөреп тора», — ди Әминә әби. Тимәштә элеккеге хоккей мәйданчыгы авылның ямьсез күренеше дип тә әйтсәң ярыйдыр. Ул биредә ташландык хәлдә иде. Берничә ел элек яңа, заманча һәм бик уңайлы хоккей корты төзеп куйгач, искесе шундый хәлгә килде. Тик тиздән бу урынга «җан өреләчәк» — балалар өчен спорт мәйданчыгы була. Авыл советы башлыгы Рафаиль Сираев сүзләренчә, мәйданчык шәһәрнекеннән ким булмаячак. Мәйданчыкта спорт тренажерлары, шулай ук ял итәр өчен эскәмияләр дә булачак, әни белән яшь балаларның да килүен күздә тотып, тиешле шартларда эшләнәчәк. Яктырту буенча да эшләр каралган. Авыл җирлекләре өчен янгын гидрантлары урнаштыру шулай ук мөһим мәсьәлә булып тора. Тимәш авылында әлеге сорау программа ярдәмендә хәл ителәчәк. «Шәхси секторда яшәүчеләр сусызлыктан интегә. Проектны башкарып чыксак, Утыз Имәни урамында ун данә гидрант урнаштырылачак», — диде Рафаиль Сираев.

Новости из регионов

Комментарии для сайта Cackle
Мобильный (низ)

Слухи, сплетни...








Новости Москвы на Moscow.media


Все города России от А до Я

123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.