Белгечләр транспортта һәм кибетләрдәге өслекләрдә коронавирус тапкан
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) медицина учреждениеләрендә, кибетләрдә һәм транспорттагы өслекләрдән алынган үрнәкләрдә коронавирус тапкан. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә. Азык-төлек продуктларында вирус эзләре табылмаган. «Роспотребнадзор әйләнә-тирә мохит объектларын SARS-CoV-2 вирусы булу ихтималына тикшерү буенча мониторингны дәвам итә. Яңа коронавирус инфекциясе туклану продуктларында табылмады. Коронавирус эзләре әйләнә-тирә мохит объектлары өслекләреннән алынган үрнәкләрдә генә табылды», — диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә. Белгечләр өслекләрдән алынган 135 меңнән артык үрнәккә анализ ясаган, 170 үрнәктә Covid-19 вирусы табылган..