Татарстанда томан һәм бозлавык көтелә
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Җомга көнне Татарстанда томан һәм юлларның аерым урыннарында бозлавык көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Төнлә урыны белән кар явачак. Һава температурасы -5 градус тәшкил итәчәк. Көндез явым-төшем күзәтелми, җил тизлеге секундына 16 метрга җитәчәк. 5 градуска кадәр җылылык фаразлана.