Табиб күрсәтмәсе булмаган килеш компьютер томографиясе ясатмаска киңәш иттеләр
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Covid-19 пандемиясе аркасында кайбер кешеләр компьютер томографиясен табиб билгеләмәгән килеш ясата башлаган. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының нурланышлы һәм инструменталь диагностика буенча баш белгече, профессор Игорь Тюрин гражданнарны инфекциянең мондый «профилактикасыннан» баш тартырга чакырды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Covid-19 диагностикасы максатыннан гражданнар, табиб билгеләвен көтеп тормыйча, үпкәләргә компьютер томографиясен (КТ) ясатырга тели. Компьютер томографиясе үпкәдәге үзгәрешләрне яхшы ачыклый, әмма ул инфекцияне ачыкламый. Әгәр авыру кешенең билгеле бер симптомнары булып та, компьютер томографиясе аңарда үзгәрешләр күрсәтми икән, бу әле әлеге кешедә коронавирус инфекциясе юк дигән сүз түгел», — дип аңлатты ул.
Белгеч сүзләренә караганда, коронавирусны ачыклауның иң нәтиҗәле ысулы — ПЦР-тест узу. Ә үпкәләрдәге үзгәрешләр ачыклану пациентта коронавирус инфекциясе бар дигән сүз түгел. Алар, мәсәлән, грипп белән авырганда барлыкка килергә мөмкин, диелә бу хәбәрдә.