Азнакай интернат-йортында карантин режимы кертелгән
(Азнакай, 22 октябрь, «Татар-информ», «Маяк») . Азнакай интернат-йортында карантин режимы кертелгән. Хезмәткәрләр учреждениедә үзизоляция шартларында эшләүгә күчкән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Санитар-эпидемиологик хәл үзгәрү сәбәпле, коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау максатларында Азнакай картлар һәм инвалидлар интернат-йортында 19 октябрьдән карантин режимы кертелгән.