Чирмешән районының Бәркәтә авылында яңа мәдәният йорты ачылачак
(Чирмешән, 22 октябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадыйр Гомәров). Чирмешән районының Бәркәтә авылында яңа мәдәният йорты тиздән ачылачак. Әлеге объектта төзелеш ахырына якынлаша, нигездә, эш 100 урынлы тамаша залында гына калган — сәхнә ясыйсы, идән җәясе бар.
Бинага җылы да җибәргәннәр, су линиясе, электр үткәргечләр дә сузылган, ишек һәм тәрәзәләр куелган.
«Тамаша залына куярга урындыклар да әзер. Элмә такталарга да заказ бирдек», — ди Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова.
Тышкы якта эш беткән инде. Сукмакларга брусчатка, юлга асфальт җәйгәннәр, челтәр койма куйганнар, туфрак җәеп, агач үсентеләре дә утыртканнар.
«Мәдәният» республика программасы буенча төзелүче Бәркәтә мәдәният йорты 17 миллион сумга төшкән. Аны, өлгерсәләр, ноябрь башларында, киләсе атнада ук ачмакчылар.
Мәдәният йортының элеккеге бинасын да ябарга җыенмыйлар, хәзергечә, китапханә анда эшлиячәк, бер залны спорт белән шөгыльләнү өчен җиһазларга, хәтта авыл музее ясарга да телиләр.