2021 ел Удмуртиядә «Авыл елы» булачак
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). 2021 ел Удмуртиядә «Авыл елы» дип игълан ителгән. Бу хакта «Яңарыш» сайты хәбәр итә. «Удмуртиядә 2021 елны „Авыл елы“ буларак игълан итү бар көчне республиканың һәр районын үстерүгә юнәлтү мөмкинлеге бирәчәк. Пандемия булуга карамастан, республиканың авыл хуҗалыгы барлык юнәлешләр буенча да диярлек үсеш юлында. Республика — элеккечә сөт җитештерү буенча Россия лидерлары бишлегендә. Удмуртия үзен тулысынча сөт, ит, йомырка белән тәэмин итә. Предприятиеләребез продукциясе Россия төбәкләрендә генә түгел, 10 чит илдә дә тәкъдим ителгән», диелгән хәбәрдә.