Татарстанда бераз кар яварга мөмкин
(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 22 октябрьдә, Татарстанда салкын һава торышы булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Республикада аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә һәм иртән бераз кар яварга мөмкин. Көндез явым-төшем ихтималы аз. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы 0...-5 градус, дип фаразлана. Көндез һава температурасы 0...+5 градуска кадәр күтәреләчәк.