Казанда «Наше время — Безнең заман» фестиваленең гала-концерты була
(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Эшләүче яшьләрнең «Наше время - Безнең заман» ачык республика телевизион иҗат фестивале быел 13 ноябрьдә башланачак һәм 30 ноябрьдә Казанда суперфинал белән тәмамланачак. Фестивальдә коронавируска каршы чаралар үтәләчәк. Бу турыда оештыручылар хәбәр итә. «Коронавирус вазгыяте сәбәпле, термометрия, сәхнәне санитар эшкәртү һәм башка кирәкле чаралар оештырылачак», - диде эшләүче яшьләрнең иҗат фестивале башкарма директоры Наталья Смирнова. 13 һәм 14 ноябрьдә Әлмәттә «Нефтьче» мәдәният йортында фестивальнең зона этабы планлаштырылган. Казанда шундый ук бәйге 20 һәм 21 ноябрьдә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең концертлар залында узачак. Аннары иң яхшылар 27-28 ноябрьдә суперфиналда ачыкланачак, ул Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә узачак. Ә 30 ноябрьдә кунаклар "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында гала-концертка җыелачак. Быел фестиваль тарихта әһәмиятле ике бәйрәмгә - ТАССРның 100 еллыгына һәм Җиңүнең 75 еллыгына багышланды. Фестиваль гадәттәгечә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия комиссиясе химаясендә узачак.