Владимир Путин кинорежиссер Никита Михалковка Хезмәт Герое исемен бирде
(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин кинорежиссер Никита Михалковка Россия Хезмәт Герое исемен бирү турындагы указга имза куйды. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Кинорежиссер, җәмәгать эшлеклесе Михалков Никита Сергеевичка Россия мәдәниятен, сәнгатен үстерүдәге аерым казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Россия Федерациясе Хезмәт Герое исемен бирергә», диелгән документ текстында.
Бүген танылган кинорежиссер Никита Михалков 75 яшьлеген билгеләп үтә. Аның «Свой среди чужих, чужой среди своих», «Раба любви», «Родня» фильмнары дөнья кинематографының алтын фондына кертелгән.
Никита Михалков РСФСР атказанган һәм халык артисты исеменә лаек булган. Ул «Оскар» иясе, шулай ук Канн һәм Венеция фестивальләре Гран-при иясе. Ул — Россия мәдәният фонды президенты һәм РФ Президенты каршындагы мәдәният һәм сәнгать советы президиумы әгъзасы.