Казанда йорт ишегалдында төнлә номерсыз һәм двигательсез чит ил машинасын яндырганнар
(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Казанның бер ишегалдында төнлә номерсыз һәм двигательсез чит ил машинасын яндырганнар. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Ильич урамындагы йорт ишегалдында «Шевроле Ланос» машинасыны януын алдагы көнне төнге унбердә хәбәр иттеләр. Урынга 60нчы янгын сүндерү часте, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре һәм полицейскийлар чыкты. Янгын сүндерүчеләрне шаһитлар каршы алды. Алар автомобиль эчендә кешеләр юклыгын, ә машинаның үзендә номер һәм двигатель булмавын сөйләде. Янгын сүндерүчеләр утны дүрт минут эчендә сүндерде, тик чит ил машинасы бөтенләй янып беткән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, янгынның сәбәбе - ут төртү.