Әлмәт хастаханәсе бинасында «Ак чәчәкләр» исемле яңа мурал барлыкка килде
(Әлмәт, 21 октябрь, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). Яңа сезон кысаларында «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасының Әлмәт үзәк район хастаханәсенең кабул итү бүлеге диварында «Ак чәчәкләр» дигән мурал пәйда булды. Аны танылган Россия коллажчысы Иван Найнти төшергән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Ак чәчәкләр»дә крокуслар һәм чәчәк чигүләре, шулай ук өмет һәм савыгу символы буларак калкулык өстендәге таң сурәтләнгән. Суфи медицинасында Крокус, яки зәгъфран зур әһәмияткә ия. Зәгъфран — сирәк һәм кыйммәтле дигәнне аңлатучы символ, ә Крокус чәчәкләре яхшы чорга күчешне аңлата, чыдамлылык символы булып санала, дип билгеләп үтә проектны оештыручылар. «Зәгъфран татар мәдәниятендә аерым урын алып тора, ул суфи ритуалларында, аш-суында һәм хәтта кулъязмаларда да кулланылган, татар мохитендә аны фарсы мәдәни тамырлары белән бәйләргә кирәк», — дип шәрехли программа эксперты, Амстердам университеты укытучысы Альфрид Бустанов.