Татарстан 2021 елда федераль бюджеттан 40,9 млрд сум акча алырга планлаштыра
(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 2021 елга Татарстан бюджетында федераль бюджеттан 40,9 млрд сум күләмендә кире кайтарылмый торган керемнәр исәпкә алынган. Бу хакта ТР финанслар министры урынбасары Алла Анфимова ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында хәбәр итте.
«Федераль акчаларның гомуми күләменнән субсидияләр — 11,1 млрд сум, субвенцияләр — 14,8 млрд сум», - дип сөйләде докладчы.
2021 елга Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетында керемнәр 312,7 млрд сум, чыгымнар — 315,7 млрд сум каралган, дефицит — 3 млрд сум.
Киләсе елга ТР бюджеты керемнәре 268,5 млрд сум булыр дип фаразлана, чыгымнар — 271,5 млрд сум, дефицит 3 млрд сум күзәтелә.