Чумаков исемендәге үзәктә COVID-19 инфекциясеннән вакцина декабрьдә теркәлергә мөмкин
(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Россия Фәннәр академиясенең Чумаков исемендәге үзәктә эшләнгән коронавирус инфекциясеннән вакцина клиник тикшеренүләре икенче фазасы декабрь башында тәмамланачак. Шуннан соң өч мең ирекле кешегә препаратны тестлау планлаштырыла. Бу хакта «Интерфакс»ка Россия Фәннәр академиясенең Чумаков исемендәге иммунобиологик препаратлар эшләү һәм тикшеренүләр федераль фәнни үзәге генераль директоры Айрат Ишмөхәммәтов хәбәр итте.
«Планнар бик төгәл – ул декабрьнең беренче атнасы була, шуннан соң без Сәламәтлек саклау министрлыгына теркәлү өчен документлар тапшырырга планлаштырабыз. Өченче фаза кысаларында, Сәламәтлек саклау министрлыгы теркәлү турында карар кабул иткән очракта, инде декабрьдә өч мең кешегә сынау вакцинациясе ясау планлаштырыла» , - диде Ишмөхәммәтов дүшәмбе көнне агентлыкка.
Шулай итеп, декабрь аена үзәк 300 ирекле кешегә беренче һәм икенче фазаны тәмамлауны планлаштыра, шуннан соң өченче фазага теркәлүгә документлар тапшыра - «аны Сәламәтлек саклау министрлыгы билгеләячәк», - диде ул.