Чирмешән районында быел 10 нефтьче гаиләсе тораклы булачак
(Чирмешән, 19 октябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадрия Гамирова). Чирмешән район үзәгендә нефтьчеләр өчен 20 шәхси йорт төзелә. Аның унысын быел төзеп бетерергә планлаштыралар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Алабуга шәһәренең төзелеш компаниясе осталары дүрт йортның стеналарын күтәреп, түбәсен яптылар, тәрәзәләр дә куелган. Бер бригада тыштан стеналарны буйый, ике йортта эчке якта су, канализация челтәрләре, җылы үткәргеч сузу эшләре төгәлләнеп килә», — ди район башкарма комитетының ифраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Хәлим Сәлахов. Йортлар агач борыслардан күтәрелә. 7 метрга 8 метрлы, җыйнак кына, мансард белән төзелүче тагын алты торакның нигезе корылган. Төзүчеләр аларны ел ахырына кадәр кулланылышка тапшырырга ниятли.