Чаллыда ОРВИ белән авыручылар күпьеллык уртача күрсәткечтән бер ярым тапкырга арткан
(Чаллы, 19 октябрь, «Татар-информ»). Чаллыда көчле респиратор вирус инфекцияләре (ОРВИ) белән авыручылар саны күпьеллык уртача күрсәткечләрдән 44 процентка арткан. Бу хакта Роспотребнадзорның шәһәр территориаль бүлеге хәбәр итә.
Автошәһәрдә узган атна эчендә көчле респиратор вирус инфекцияләре белән авыруның 4 мең 489 очрагы теркәлгән. Шул ук вакытта грипп беркемдә дә табылмады, диделәр Роспотребнадзорда.
Авыру дәрәҗәсе 10 мең кешегә 84,1 тәшкил итә. Узган атна белән чагыштырганда авырулар саны 10,6 процентка арткан.