Уфада «Изге Болгар җыены» традицион чарасын үткәрү планы буенча фикер алыштылар
(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, конгрессның Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, РФ төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Йосыф Якубов Уфадагы Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтенең тарихи резиденциясендә булдылар. Бу хакта Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә. Баш мөфти, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин кунакларны җылы каршылады. Очрашуның төп темасы - 2021 елда Татарстанның Спас районының Болгар шәһәрендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә багышланган «Изге Болгар җыены» традицион чарасын үткәрү планы буенча фикер алышу булды. Шулай ук әңгәмәдәшләр коронавирус пандемиясе белән бәйле кайбер актуаль проблемалар һәм башка мәсьәләләр буенча сөйләште.