Татарстанда медицина иминияте буенча 2021 елда ковидка 470 мең тест үткәрәчәкләр
(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 2021 елга Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетында Covid-19 инфекциясенә тест уздыру өчен 276 млн сумлык чыгымнар планлаштырылган. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында фонд директоры Алсу Мифтахова хәбәр итте. «Мәҗбүри медицина иминияте база программасына Covid-19 инфекциясенә пациентларны, шул исәптән госпитализация алдыннан, тест уздыру күләмнәре һәм бәясе нормативлары салына. Республикада яшәүчеләр өчен 276 млн сумлык 470 меңнән артык тикшеренү уздыру планлаштырыла», - дип сөйләде докладчы. Мәҗбүри медицина иминиятенең территориаль программасында, агымдагы ел белән чагыштырганда, профилактик медицина тикшерүләренә һәм халыкны диспансерлаштыруга чыгымнарны 335,7 млн сумга арттыру каралган, дип өстәде Мифтахова.