123ru.net
World News in Tatar
Октябрь
2020

«Поле чудес»та җиңгән Руслан Әмиров: Җиңү турында уйламадым да - «Ватаным Татарстан»

0
«Поле чудес»та җиңгән Руслан Әмиров: Җиңү турында уйламадым да - «Ватаным Татарстан»

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» , Гөлгенә Шиһапова). Кичә Беренче каналның «Поле чудес» тапшыруы ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде. Җомга кичебез тапшыру карап кына түгел, үз якташларыбыз, Татарстаныбыз өчен горурланып узды. Уенда җиңү яулаган Түбән Кама егете Руслан Әмиров өчен дә бик куандык. «ВТ» хәбәрчесе Руслан белән элемтәгә кереп, аның хис-кичерешләре, тормышы турында кызыксынды. Җырга-моңга мәхәббәтне әти тәрбияләде — Шәһәр баласы булсам да, мин үземне Актанышныкы итеп саныйм. Балачагыбыз әтинең туган ягы Актаныш районы Чалманарат авылында узды. Әнием Лениногорск районының Федотовка авылында туса да, алар бабайны мәктәп директоры иткәч, Зәй районындагы Сәвәләйгә күченгәннәр. Ул авылны да үземнеке итеп саныйм, — ди ул. — Кечкенәдән мине әти-әнием музыка мәктәбенә бирде. Әни йөртсә дә, контроль әти кулында иде. Җырга-моңга, телгә мәхәббәтне ул тәрбияләде дисәк тә була. Әти-әнисе кызлары Алияне дә музыка мәктәбенә кертә. Муса Җәлил исемендәге 1нче татар гимназиясен тәмамлаган егет, башта Түбән Кама музыка көллиятен тәмамлый, аннан читтән торып Казан Дәүләт мәдәният институтын бетерә. Алия дә югары белем алып, вокал буенча укытучы булып эшли. Заводтан кайтам да, фатирымдагы студиямә бикләнәм — Безнең гаилә иҗат белән яши. Мин үзем дә заводтан кайтам да, фатирымдагы студиямә бикләнәм. Әле дә җырлар язам, тавыш режиссеры булып эшлим. Төп эшем –“Нижнекамскшина» оешмасында. Анда тәгәрмәчләр җыям. Эшем сменалы. Бер-берсе белән җайлаштырып, «Нардуган» җыр-бию ансамблендә, шәһәр мәдәният йортында эшлим, — ди ул. Руслан 4 ел Казанда яши. Менә шулчакта өйләнеп, Түбән Камага күченәләр. Ике баласы бар. Кызы Әминәгә 11, улы Исламга 7 яшь. Берсе җырлый, икенчесе бию түгәрәгенә йөри. Руслан Мәскәүгә кызы белән бара. «Поле чудес”ны карамаганга 10 ел бардыр — Дөресен генә әйткәндә, минем телевизор карарга вакытым калмый иде. «Поле чудес”ны карамаганга да 10 ел бардыр. Тапшыруга мине шәһәр мәдәният идарәсеннән чакырдылар. Тапшыруда Татарстан кешеләре генә буласын да белмәдем. Якташларны күргәч, күңел тагын да күтәрелеп китте, — ди ул. Беренче каналга эләгүен исендә озак сакланыр, ди ул. Аларны анда коронавируска кат-кат тикшереп кертәләр. — Башкалар кунакханәдә яшәп тордылар, мин исә кызым белән булгач, дустым Түбән Кама егете Салават Шәеховка барып кунак булдым. Аның гаиләсенә, хатыны Миңсылуга рәхмәт. Безне бик җылы каршы алдылар, — ди Руслан. — Леонид Якубовичка бик күп күчтәнәчләр алып бардым. Аларны биреп җибәргән һәр иганәчегә чиксез рәхмәтлемен. Әнине соңгы вакытта күтәреп йөрттем Рәхмәт дигәннән, Руслан тапшыруда бәхет елмайганын әнисенең ризалыгы дип уйлый. Бик яшьли әнисез кала ул. — Әнием — керәшен кызы иде. Людмила исемле. Шуңа да миңа исемне Руслан дип куйган. Бик иртә, 41 яшендә авырып китте. Нык тилмерде. Укыганда иртән бишләрдә торып ашарга пешереп китә идем. Әнине соңгы вакытта күтәреп йөрттем. Малай кеше булгач, аны карау кыен да иде. Тик үземә гомер биргән кешемә мин бар җылымны бирергә тырыштым. Ул чакта әле бит яшь тә идем. Хәзерге вакытым булса, әнине тагын да кадерләр идем. Ул яман чирдән китеп барды. Әни үлгәндә миңа 17, сеңлемә 11 яшь иде, — ди ул. — Шуннан соң безне әтиебез үстерде. Әнине бик сагынам. Үзем язган «Әнкәй» җырында бар хисләрем чагыла. Аны җырчы Марат Фәйрушин бик йөрәккә үткәреп башкара. Руслан Мәскәүдә татарча җырлап кайтуы белән бик горурлана. — Телебез бетә дип борчылабыз. Бетми ул. Бу тапшыруда без татарның бөтен милли байлыгын — уен коралларын да, киемнәрен дә, ризыкларын күрсәттек. Бар да үзебездән тора. Әгәр гаиләдә миллилек, туган телгә мәхәббәт тәрбияләнә икән, димәк, өмет бар. Супер уенда ничек җиңдең дисезме? Үзем дә шаккаттым. Рус телен дә татарча укыган бала бит мин. Уйлана торгач, кулымны күкрәгемә дә куйгач, сүз исемә төште. Бүләкләргә килгәндә, балларны күп җыйгач, аларны шактый бирделәр. Казаннан мәдәният министрлыгыннан килгән автобус сыйдырды үзләрен. Аннары машинама төяп Түбән Камага алып кайттым. Компьютерны Әминә «үзләштерде». Аңа бит әле үзенә дә аерым бүләк биргәннәр иде, — ди ул. Тапшыру чыккан көнне, Руслан тәгәрмәчләр ясаган. Икенче сменада була. Эш беткәч, хезмәттәшләре аның янына килеп, тәбрикли башлаган. Әмма әле җитәкчелектән котлау булмаган. Тапшыруны карагач, алар да озак көттермәс дип уйлыйбыз. Аның каравы, дүшәмбе көнгә «Манзара» тапшыруына чакырганнар. Руслан зур хыяллар белән яши. Киләчәктә Казанга күчәргә җыена. Балаларын да милли тәрбия белән үстерә. Әминә белән Исламның сәләтен үстерер өчен тырышачакмын, ди ул.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин: в Москве откроют центры ментального здоровья


Спорт в России и мире
Москва

Фитнес-эксперт Каневский назвал далеко не новым трендом копирование детьми поведения животных


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Кудерметова и Хао-Чин вышли в финал турнира WTA в Штутгарте в парном разряде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Эксперты рассказали, как вести себя при встрече с летучей мышью





Путин в России и мире
Москва

Гарантные манеры: Алиев оценил роль Москвы в поддержании мира на Кавказе


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Губернатор Поморья встретился с президентом Беларуси Александром Лукашенко




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

В МИД РФ рассказали, как США отвлекли внимание от нового транша Киеву


Навальный в России и мире
Москва

Мосгорсуд оставил в СИЗО журналистку Фаворскую, обвиняемую в экстремизме за репортажи о Навальном



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Александр Розенбаум

«Вы посмотрите на этих губастых»: Розенбаум разнес любителей пластических операций



Москва

В выставочном зале союза художников России откроется выставка о Коломне

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net