Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә
(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 18 октябрьдә, Татарстан буенча урыны белән көчле җил булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Республика территориясендә иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә җилнең тизлеге вакыты белән секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин.