Нурлат Башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде
(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Нурлатта шәһәр Башкарма комитетының яңа җитәкчесе итеп Федор Терентьев билгеләнде. Моңа кадәр ул район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе булып эшләде. Бу хакта «Нурлат-информ» хәбәр итә. «Гаризалар ике кандидаттан килде. Аларның берсе — Иван Николаев, ул сессия вакытында үз кандидатурасын төшергән. Икенче кандидат — Федор Терентьев кандидатурасы өчен депутатлар бертавыштан тавыш бирделәр», — диелә басмада. Моннан тыш, сессиядә депутатлар шәһәр Советының даими комиссияләре составын расладылар, балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм гаилә иминлеген профилактикалау мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.