Галимнәр коронавирустан тагын бер нәтиҗәле дару уйлап тапкан
(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Галимнәр коронавирустан тагын бер нәтиҗәле препарат – микробка каршы дару уйлап тапкан. Ул ашказаны җәрәхәте һәм бактерицидлы инфекциядән ярдәм итә. Бу турыда Гонконг университеты тикшеренүләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
MedicalXpress хәбәр иткәнчә, ранитидин висмут цитрат (RBC) препаратының нәтиҗәлелеге хомякларда расланган.
Тикшеренү мәгълүматлары буенча, RBC препаратының селектив индексы югары, цитоагуы түбән. Бу аның коронавирустан дәвалану өчен тагын бер дару икәнен аңлата.