«Ак Барс» һөҗүмчесе Михаил Глуховның керткән алкалары өч уен рәттән исәпкә алынмады
(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккейчылары Казахстаннан килгән «Барыс» командасына каршы уйнады. Матч Нур-Солтан шәһәре командасы файдасына 1:0 исәбе белән төгәлләнде. Бүгенге матчта «Ак Барс» капкасын Әмир Мифтахов саклады. Узган уенда ул, бер алка да керттермичә, капканы «коры» калдырган иде. Биш уенлык тәнәфестән соң Никита Дыняк һәм Кирилл Петров Казан командасы составында бозга чыктылар. Әлеге матч һөҗүмче Александр Бурмистров өчен «Ак Барс»та 200нчесе булды, ә сакчы Альберт Яруллин өчен Континенталь хоккей лигасында 400нчесе. Беренче периодның соңгы секундларында «Ак Барс» һөҗүмчесе Михаил Глухов көндәш команда капкасына гол кертте, тик ул исәпкә алынмады. Михаил Глухов рәттән өченче уенда капкага алка кертә һәм өчесендә дә видеокабатлаудан соң алка дөрес кермәгәне ачыклана, бүгенге уенда Михаил Глухов алканы тимераягы белән этеп кертте (0:0). Икенче период голларсыз үтте (0:0). Өченче периодта да алка кертүчеләр булмады, өстәмә вакыт — овертайм бирелде. Овертаймның икенче минутында «Барыс» һөҗүмчесе Роман Старченко гол кертте (0:1). Командалар составы: «Ак Барс»
Мифтахов (Әхтәмов);
Азеведо — Кормье — Да Коста, Юдин — Педан;
Галиев — Галимов — Воронков, Яруллин — Журавлёв;
Дыняк — Глухов — Петров, Лучевников — Фазылҗанов;
Емец — Бурмистров — Марушев (Кувардин), Ляхов.
«Барыс»
Ортио (Каратаев);
Старченко — Виделль — Фрэттин, Метальников — Диц;
Михайлис — Волк — Лилья, Сведберг — Блэкер;
Панюков — Шестаков — Шевченко, Шалапов — Клещенко;
Асетов — Гурков — Петухов (Мусоров), Гайтамиров.
Киләсе уенны «Ак Барс» Новосибирск шәһәрендә үткәрәчәк. «Сибирь» — «Ак Барс» матчы 19 октябрь көнне 15:30 сәгатьтә башлана.