Татарстан рәссамнары Хөррият авылының табигатен киндер тукымага төшерә
(Ютазы, 16 октябрь, «Татар-информ», « Ютазы таңы », Ильмира Галиева). Бу көннәрдә Ютазы районының Хөррият авылы янында урнашкан «Дубравушка» балалар лагеренда Татарстан рәссамнары матур табигатьне ясый. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Татарстан Республикасыннан тыш, Башкортстан, Чувашстан, Мәскәү һәм башка төбәкләрдән килгән рәссамнар Татарстанның Көньяк-Көнчыгыш төбәгендә Ютазы районының гүзәл табигатен киндер тукымага төшерә.
Алар арасында Хөррият авылы матурлыгы белән беренче тапкыр күзгә-күз очрашып, гашыйк булган кешеләр булса, арада җиденче тапкыр килгән рәсем сәнгате осталары да бар.
Ютазы җирендә Татарстан рәссамнары пленар утырышы быел җиденче тапкыр уза.