Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты Сирия дин әһеленең «Гаделлек үлчәве» китабын чыгарды
(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Җәмгыятькә Исламның хакыйкый кыйммәтләрен аңлатуны һәм куркыныч агымнарның һәлакәтле йогынтысыннан кисәтү традицияләрен дәвам итеп, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты, Дагыстан Республикасы мөфтияте белән берлектә, «Хакыйкатьне һәм ялганны аеру өчен гаделлек үлчәүләре» («Весы справедливости для различения истины и лжи») китабын чыгарды. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Хезмәт авторы — Әһлес Сөннә Вәл-Җәмагать галимнәренгең берсе, Сүрия дин белгече Габдел-Кадыйр Гайсә Дийәб. Әлеге басмада автор, бары тик хакыйкый чыганакларына нигезләнеп, хәзерге җәмгыятьтә ваһһабчылык идеологиясе тарафдарлары тараткан ялгыш фикерләргә каршы төгәл җаваплар бирә, аларны кире кага. Хезмәттә гакыйдә, фикһ һәм усуль-фикһ, суфичылык һ. б. белән бәйле мәсьәләләр каралган. Китапны «Хозур» нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм җир йөзенең теләсә кайсы почмагыннан заказ бирергә мөмкин.