Ел башыннан Татарстанда электросамокатлар катнашында 13 авария булган
(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Елена Саляхова). Ел башыннан бирле Татарстанда электросамокатлар катнашында 13 авария булган. Юу хакта Татарстанның Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә узган түгәрәк өстәлдә республиканың баш дәүләт автомобиль инспекторы Ленар Габдрахманов әйтте.
«Мондый җайланмаларның тизлеге сәгатенә 80 чакрымга җитәргә мөмкин һәм бу җәяүлеләр, велосипедчылар өчен куркыныч тудыра. Быел электросамокатлар катнашында аварияләр өч тапкырга диярлек артты», — диде ЮХИДИ башлыгы.
Электросамокатлар белән булган юл-транспорт фаҗигаләрендә бер кешенең һәлак булганын да өстәде.
Мәсәлән, 20 августта, Казанда электросамокат йөртүчесе җәяүлеләр кичүендә бер хатын-кызны бәрдергән. Ир-ат Кремль яр буеннан велоюл буйлап барган һәм җәяүлегә юл бирмәгән. Авария нәтиҗәсендә хатын-кызда баш мие-баш сөягенең ябык травмасы була, баш мие селкенә, тәне имгәнә һәм тырнала.
Республика юлларында мондый фаҗигаләрнең артуы аркасында, түгәрәк өстәлдә электросамокатлар катнашында аварияләрне киметү өчен нинди чаралар күрергә мөмкин булуы турында да фикерләштеләр.