Түбән Камада водолазлар белән бергә Сүбәләк күлен чистартачаклар
(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). 16 октябрьдә Түбән Камада Сүбәләк күлен чүп-чардан чистартачак «яшел» десантка кушылырга чакыралар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә.
Рус география җәмгыяте водолазлары күл төбен кирәкмәгән әйберләрдән чистарткан арада, волонтерлар яр буена тәртип салачак. Үзең белән перчатка һәм чүп-чар өчен капчыклар алырга кирәк.
Өмәгә 13.00 сәгатьтә «Зәңгәр Күл» лагере янында җыелалар.