123ru.net
World News in Tatar
Октябрь
2020

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Татар халкы күңелендә Габделхак хәзрәт тирән эз калдырды

0
Камил хәзрәт Сәмигуллин: Татар халкы күңелендә Габделхак хәзрәт тирән эз калдырды

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Диния нәзарәте Россия ислам институты һәм Чистай районы мөхтәсибәте белән берлектә Х Саматов укуларын уздырды. Быел әлеге чара Чистай шәһәрендәге «Нур» мәчетендә узды. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Конференция татар халкының күренекле дини тәгълиматчысы, Татарстанның беренче казые, ХХ гасыр азагы -ХХI гасыр башының күренекле дин әһеле, галим Габделхак хәзрәт Саматовка багышланган иде. Укулар Габделхак хәзрәтне искә алып, аның мирасын һәм күпкырлы эшчәнлеген барлау, гыйлеменнән, хезмәтеннән үрнәк алу максаты белән оештырылган иде. Фәнни җыенда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Габделхак хәзрәтнең улы — Ханты-Манси автономияле округы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Таһир хәзрәт Саматов, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР мөфтие урынбасары, РФ ислам мәгарифе Шурасы рәисе, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин һәм башка дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, Габделхак хәзрәт татар халкы күңелендә тирән эз калдырган шәхес булып тора. Дин тыелган заманда салкын машиналарда, юеш подвалларда качып, дин дәресләре бирүче остаз, атеизм шартларыннан да, коммунистик идеологиядән дә курыкмыйча, динсез татар халкын иман юлында булырга чакырган ул, дип бәяләде Камил хәзрәт. «Габделхак хәзрәт үз эшчәнлегенә зур җаваплылык белән караган. Һәр язган фәтвасында татарлар арасында динсезлек һәм маңкортлык көчле булганга ачыну хисләрен белдергән. Ул чын татар имамы, мәгърифәтче, галим, намуслы һәм хикмәтле дин эшлеклесе булган», — диде мөфти. Укулар тәмамланып, Габделхак хәзрәтнең оныгы Камил хәзрәт Саматов Коръән укып, укуларда катнашучылар бердәм булып дога кылгач, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин өйлә намазын уздырды. Әлеге мәртәбәле җыенда катнашучыларга Габделхак Саматовның «Милләтебездә Ислам», Ришат Курамшинның «Хикмәтле остаз» (Габделхак хәзрәт Саматов киңәшләре, нәсыйхәтләре) китаплары, «Каләм Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасы өләшенде.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин наградил заслуженных учителей и медиков Москвы


Спорт в России и мире
Москва

Прием заявок на участие в конкурсе на лучшее путешествие по Дальнему Востоку начнется в мае


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Появилось «закулисное» видео Елены Рыбакиной


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Прием заявок на участие в конкурсе на лучшее путешествие по Дальнему Востоку начнется в мае





Путин в России и мире
Москва

Путин 22 апреля проведет в Москве переговоры с президентом Азербайджана Алиевым


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко сравнил Всебелорусское народное собрание с «пустотой»




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

В Москве арестован на пять суток историк-публицист Сергеев за пост памяти Навального



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Концерт

Концерт в Клинской детской школе искусств им. П. Чайковского



Москва

Педагоги из Якутии провели мастер-классы на площадке ВДНХ в Москве

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net