Тукай районында кәрәзле элемтә каланчасын төзү кичектерелде
(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Тукай районы хакимияте Иске Дөреш авылында кәрәзле элемтә каланчасын төзүне кичектереп торды. Аны төзүгә җирле халык каршы чыккан. Бу хакта «Чаллы-ТВ» телеканалы хәбәр итә.
«Очрашу барышында (җирле халык белән — Т-и искәрмәсе) кәрәзле элемтә каланчасын төзүне аны урнаштыру урыны белән бәйле мәсьәләне җайга салганчы кичектереп тору карары кабул ителде», — диделәр район администрациясе матбугат хезмәтендә.
Кәрәзле элемтә каланчасын төзү, авыл халкының һәм якын-тирә торак пунктларның сыйфатлы элемтә булмауга зарлануына белән бәйле, дип хәбәр иткән иде баштарак Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы.