Дәреслекләргә түләү буенча шикаятьләр өчен прокуратурада кайнар элемтә эшли башлады
(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Мәктәпләрдә дәреслекләргә һәм эш дәфтәрләренә түләү буенча шикаятьләр өчен Татарстан Прокуратурасында кайнар элемтә эшли башлады. Бу хакта республика прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Кайнар элемтә 22 октябрьгә кадәр тәүлек буе эшләячәк. Укучыларның әти-әниләре сорауларын тәүлек әйләнәсе бирә алачак. Дәреслекләргә түләү буенча түбәндәге телефон номерларына шалтыратып шикаять белдерергә була: • (843) 291-19-25 (гражданнар мөрәҗәгатен кабул итү төркеме) эш көннәрендә 9-18 сәгатьләрдә; • (843) 291-18-00 (балигъ булмаганнар һәм яшьләр турында законнарны үтәүне күзәтү бүлеге) эш көннәрендә 9-18 сәгатьләрдә. • (843) 291-18-81 (дежур прокурор) эш һәм ял көннәрендә 18-9 сәгатьләрдә.