Мидхәт Шаһиәхмәтов: Безнең бурыч — бизнеска ярдәм итү
(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советында алдагы өч елга бюджет параметрларын билгеләү буенча парламент тыңлаулары узды. ТР Премьер-министры урынбасары — икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов төп мәсьәләләрнең берсе бизнеска ярдәм итү булганын әйтте.
«Дөнья икътисады өчен бу ел иң авырларының берсе булды. Россия тулай төбәк продукты, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 3,6 процентка, Татарстанныкы 1,7 процентка кимеде», — дип белдерде икътисад министры. Шул ук вакытта нефть эшкәртү, азык-төлек сәнәгатендә үсеш тә бар.
«Бу шартларда республика икътисады үсеше һәр муниципалитетның керткән өлешеннән тора. Безнең гомуми бурыч — бизнес эше өчен барлык шартларны тудыру, сату базарларын киңәйтү, онлайн сәүдәне арттыру», — диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Аның сүзләренчә, экспорт базарларына кече һәм урта предприятиеләр чыгуга ирешү өчен, бу категориягә ярдәм итү мөһим.
2021 елда тулай төбәк продукты 3,9 процентка, 2022 елда 2,9 процентка, 2023 елда 3,2 процентка үсәр дип көтелә. Сәнәгать җитештерүчәнлеге индексы 2021 елда 5,2 процентка, 2022 елда — 2,9, 2023 елда 2,7 процентка артыр дип фаразлана.