«Бабич» фильмы төрки дөнья фестиваленең «Тарихи манзара» бүлегендә күрсәтеләчәк
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Режиссер Булат Йосыповның «Беренче республика» тарихи кинокартинасы Төркия дөнья халыкара кинофестивале программасына кергән. «Беренче республика» трилогиясенең беренче фильмы — «Бабич» киносы «Тарихи манзара» бүлегендә күрсәтеләчәк. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә. 2020 елда Төрки дөнья кинофестивале Истанбулда (Төркия) 21-25 октябрьдә узачак. Ул Төркиянең сәяси һәм хәрби эшлеклесе Бильге Тоньюкуке истәлегенә багышланган. Төркиянең күренекле җәмәгать эшлеклесе, язучы һәм журналист Исмәгыйль Гаспралының «Телдә, гамәлләрдә һәм фикердә берләшегез» сүзләре быелгы фестивальнең лозунгы итеп алынган. Кинофестивальдә төрле бәйгеләр, махсус секция, панно һәм күргәзмәләр аркылы жюрига һәм тамашачыларга төрки телле дәүләтләр һәм илләрнең (Саха Республикасы, Казахстан, Молдова/Гагауз өлкәсе, Башкортстан, Татарстан, Үзбәкстан, Гыйрак һәм Төрекмәнстан) фильмнары күрсәтеләчәк, диелә бу хәбәрдә.