Татарстанда коры һәм җылы һава торышы саклана
(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 12 октябрьдә, Татарстанда коры һәм җылы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Иртәгә аязучан болытлы һава булачак. Республика территориясендә явым-төшем көтелми. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә +2..+7 градус җылы булса, көндез термометрның терекөмеш баганасы +13..+18 градуска кадәр күтәрелер дип көтелә. «Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, якын көннәрдә республикада уртача тәүлеклек һава температурасы күпьеллык күрсәткечләрдән 5-7 градуска югарырак булачак.