Казан илкүләм тикшеренү техник университеты дистанцион укуга күчә
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ) дүшәмбедән дистанцион укуга күчә. Бу хакта югары уку йорты матбугат хезмәте хәбәр итә. «Сезонлы авыруларның кискенләшүе белән бәйле санитар-эпидемиологик хәлнең акрынлап начараюына, шулай ук Covid-2019 буенча вазгыятьнең катлаулануы белән бәйле рәвештә 2020 елның 12 октябрендә Казан илкүләм тикшеренү техник университеты уку форматын өлешчә үзгәртә», — дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә. Дүшәмбедән онлайн-форматта махсус җиһазлар таләп ителми торган практик дәресләр һәм семинарлар үткәреләчәк. Әмма уникаль программа һәм югары технологияле җиһазларны кулланып үткәрелә торган лаборатор эшләр элеккечә гадәти режимда үткәреләчәк. Югары уку йортында бу чара вакытлыча булуы турында әйттеләр.