Муса Җәлилнең оныкчыкларына музыкаль ген бабаларыннан күчкән
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Муса Җәлилнең оныклары, оныкчыкларына музыкаль ген бабаларыннан күчкән. Бу хакта Резеда Сәлаховага биргән интервьюсында Герой-шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова сөйләгән.
Ул Муса Җәлилнең оныгы Таня, оныкчыклары Михаил һәм Лиза музыкантлар булуын әйтте. «Әти дә музыкаль кеше булган. Ул мандолинада, фортепианода да яхшы уйный иде. Музыканы бик ярата иде. Минем музыка юнәлешендә укуымны теләде. Фронттан да: „Чулпанга кечкенә фортепиано карадым“ дип язган булган әнигә», — диде.
Чулпан Җәлилова әнисе аңа уен коралы алгач, дүрт ел бер педагогта шөгыльләнгәнен әйтте. Кызы Таня тугач, музыкаль сәләтен күреп, аны кечкенәдән өйрәткәнен сөйләде. «Музыкаль ген бабайдан килә», — диде ул.
Тик, аның сүзләренчә, шагыйрь геннары берсенә дә күчмәгән. «Беркем шигырь язмый», — диде Чулпан Җәлилова.