Пензада «Татарочка-мишәрочка-2020» фотобәйгесе җиңүчеләре билгеле
(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Пенза өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе «Татарочка-мишәрочка-2020» (#Татарочкамишарочка2020) фотоконкурсына йомгак ясады. Бу хакта Бөтен дөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итте. «Татарочка-мишәрочка-2020» фотоконкурсында Неля Канеева җиңгән. Җиңүчегә Алсу Мусавировадан дизайнер алкалары бүләк ителгән. Икенче урында — Няркяс Темербулатова. Аңа Алими Шәмсетдиновадан зур матур авторлык курчагын биргәннәр. Пенза остасыннан сувенирлар Әлфия Кадеркевага, Галия Кадровага, Камилә Максутовага һәм Нелли Канееваның кызына бүләк ителә, диелә бу хәбәрдә.