Иннополиста пилотсыз «КАМАЗ» машинасын йөртеп күрсәттеләр
(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Иннополис университеты автоном транспорт системалары лабораториясе белгечләре пилотсыз «КАМАЗ»ны йөртеп, тест ясадылар. Видеоязма югары уку йортының Instagram челтәрендәге сәхифәсендә чыкты. Пилотсыз йөк машинасы шәһәрнең асфальтланган урамнары буйлап та, аның тирәсендәге грунт юллары буйлап та хәрәкәт итә. Машина рулендә беркем дә юк, күзәтүче уң якта утыра.
Университетның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, пилотсыз йөк машинасы «юлсыз урыннар буйлап төгәл карталарсыз хәрәкәт итә ала, бортта катлаулы датчиклар алга таба хәрәкәтне фаразлый». Киләчәктә пилотсыз йөк машиналан логистикада, транспорт инфраструктурасында һәм сәнәгатьтә кулланачаклар.